Җәмил Хәйретдинов : хезмәт елъязмасында матур эзләр калдырып
Райондашыбыз Җәмил Фәтхетдинович Хәйретдиновның тормыш юлы Татарстан нефть тармагының тулы бер елъязмасы, гаилә тарихы.
Ачлы-туклы балачактан алып, нефть-газ табу идарәсенең профсоюз лидерына кадәр юл үткән кеше буларак, узган елларны, хезмәттәшләрен, әти-әнисенең хезмәт юлын искә ала.
Түбән Чыршылы авылында, сугыш башланырга 10 көн алдыннан, дөньяга килгән Җәмил Хәйретдинов. Әтисе яу кырына китә һәм 1942 елда Мәскәү өчен барган көрәштә һәлак була. Дүрт бала – ятим, әнисе тол кала.
“Яз көне кырдан калган бәрәңгеләрне чүпләп йөри идек. Аны киптерәбез, уабыз һәм шуңардан коймак пешереп бирә иде әни. Шулай ук әнинең кычытканнан аш пешерүен хәтерлим. Әни безнең өчен тырышты”, - дип искә ала ул.
Армиядә хезмәт итү елларында ул машина йөртү тәҗрибәсе ала. Кайткач та, Лениногорск газ хезмәтендә шофер булып урнаша һәм комсомол активистлары сафына кушыла, бер үк вакытта И.Губкин исемендәге нефть химиясе һәм газ промышленносте институтының филиалында әзерлек курсларында укый башлый. 1969 елда югары белем алу турында дипломны Мәскәүдә ала.
"Мин яшь чактан ук Рәис Зәки улы Сафуанов һәм Тавис Махасович Ильясов белән дус идем. Диплом эшен без – өч дус бергә якладык, әле ул диплом тиешле сроктан бер елга иртәрәк тә булды безнең”, - дип сөйли.
Җәмил Хәйретдиновны 1966 елда шәһәр комитетына комсомол инструкторы итеп чакыралар, ә 2 елдан соң «Иркеннефть» идарәсендә комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Нефтьче буласы килү теләген тормышка ашыра: 1971 елда ул промыселга скважиналарны тикшерү буенча оператор булып китә, аннары скважиналарны капиталь ремонтлау участогының өлкән геологы, технологик режимнар лабораториясе җитәкчесе булып эшли. Бу тәҗрибәне ул 1974 елда Казахстанда да куллана, «Узеннефть» нефть-газ табу идарәсендә фәнни-тикшеренү лабораториясен җитәкли.
Татарстанга кайткач, эшкәртү бүлегенең өлкән геологы, 3нче нефть промысласы башлыгы, «Иркеннефть»нең җитештерү хезмәте базасы җитәкчесе булып эшли.
1989 елда аның комсомол тәҗрибәсен һәм оештыру сәләтен исәпкә алып, «Иркеннефть» профсоюз оешмасы рәисе итеп сайлыйлар.
“Профсоюзга килгәч, шул вакытта идарәнең Лениногорскидан Карабаш бистәсенә күчерелүе белән туры килде. Яңа база төзү, эшчеләргә эш, туклану, ял итү өчен шартлар тудыру, НГДУ белән «Татнефть» компаниясенең коллектив килешүен расларга кирәк иде, ләкин боларның барысын да башкарып чыктык”, - ди ветеран.
Җәмил Фәтхетдин улы торак төзелеше, бистәне төзекләндерү чорын да искә ала. Спорт корылмалары, парклар торгызганнар – барысы да кешеләр файдасына.
“Социаль яктан якын килүне идарә җитәкчеләре, барыннан да элек Миргазиян Зәки улы Таҗиев тәкъдим итте. Авыр 90 нчы елларда, хезмәт хакларын айлар буе түләмәгәндә, ике ярдәмче хуҗалык – пекарня һәм ит комбинаты ярдәм итте. Хезмәт хакы хисабына азык-төлек бирү оештырылды, хезмәткәрләргә генә түгел, аларның гаиләләренә дә ярдәм иттек. Ә сөт зарарлы цехларда эшләүчеләр өчен урыннарга илтеп җиткерелде”, - дип уртаклаша.
“Иркеннефть” “Лениногорскнефть" белән кушылганда, ул инде лаеклы ялда була, ләкин аны баш предприятиесе “Лениногорскнефть” булган 10 нчы территориаль иҗтимагый үзидарәне җитәкләргә сорыйлар.
“Мондый иҗтимагый хәрәкәтне Рафаил Нурмөхәммәтов актив рәвештә хуплады, ул вакытта НГДУны җитәкли иде, ә бүген “Татнефть” директорлар советы әгъзасы булып тора. Ул вакытта ТОС эшчәнлеге зонасында без спорт җиһазлары һәм сәхнәсе булган 4 заманча балалар мәйданчыгы төзедек”, - ди Җәмил Фәтхетдин улы.
Хатыны Наҗия Гата кызы белән менә 60 елга якын бергә гомер итәләр, сүз уңаеннан, ноябрьдә гаилә бәйрәмнәре – бриллиант туйлары була. Ә күптән түгел, июнь аенда Җәмил Хәйретдинов 85 яшен билгеләп үтте.
Ике кызлары – аларның горурлыклары. Берсе – Балалар музыка мәктәбендә эшли, икенчесе “Татнефть” системасында. Дүрт онык өчен әби-бабай шатланып тора.
Бүгенге тормышы өчен шөкер итеп, “Барысы да яхшы”, - ди Җәмил ага.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев