Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ана капиталы программасын 2030 ел ахырына кадәр озайтучы закон проекты Думага кертелде

Россия Хөкүмәте ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайта торган закон проектын Дәүләт Думасына кертте.

Документ Думаның электрон базасында урнаштырылган.

Аңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына ана капиталы программасын озайтырга кушкан иде. Ул гамәлдәге законнар буенча 2026 ел ахырына кадәр эшли.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, закон проекты Россия лидерының йөкләмәләр исемлеген үтәү өчен әзерләнгән.

Документтагы мәгълүматлар буенча, Россиядә 5 миллионга якын гаилә 2027 елдан 2030 елга кадәр ана капиталы алырга хокуклы булачак. Закон проектын гамәлгә ашыру 2027-2030 елларга исәпләнгән бюджеттан 2,776 триллион сумга якын чыгым таләп итәр дип көтелә.

  •     Ана капиталы – Россия Федерациясендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында гаиләләргә дәүләт ярдәме чарасы. Элегрәк аны икенче бала тугач түлиләр иде, ә 2020 елдан инде беренче сабый дөньяга килгәч бирәләр. 2024 елдан әлеге дәүләт ярдәменең күләме беренче балага – 630 мең, икенчесенә 833 мең сум тәшкил итә.

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев