«Әни, мин госпитальдә, аякларымны сизмим», диде
Махсус хәрби операциядә катнашып аяксыз калган Илназ Гаптрахмановның үҗәтлегенә, көчле рухына сокланырлык.
2023 елда махсус хәрби операция барышында бер аягын югалткач та, сынауларга бирешми ул. Ун операция кичерә.
Илназ хәзер Чаллыда яши. Инвалид калгач та, кул кушырып утырмый, өйдә эшләмәгән эше юк. Егет Арчада Миләүшә һәм Ленар Гаптрахмановларның ишле гаиләсендә 2001 елны беренче бала булып дөньяга килгән. Әтисе 2023 елда фаҗигале төстә һәлак була.
Шул ук елның җәендә Илназ үзенең алдагы тормыш юлы өчен ныклы карарга килә. Махсус хәрби операциягә контракт төзеп китәргә. Якыннарына берни белгертми. Чөнки белә - әнисе үгетлиячәк. Ә егет сүзе бер була.
– Башка егетләр барды бит, нинди кыюлыклар кылалар. Димәк, мин дә булдырам дидем. Мине "Шторм V" бригадасына билгеләделәр. Ике атна уку булды, - Биредә Илназ бераз тынып калды. - Ә аннан "передок"ка. Мин снайпер идем. Һәрчак алгы сызыкта. Авдеевканың иң хәтәр участокларында эшләдек. Абыйларның теләктәшлеген гел тоеп, сизеп тордым. Анда дуслык җепләре ныклы. Гади тормышта андый дуслык юктыр ул.
Махсус хәрби операция зонасында Илназ ярты ел хезмәт итеп кала. 2023 елның октябрь аенда задание вакытында өсләренә дроннан снаряд төшә...Егетнең гомере өчен хәлиткеч көрәш башлана.
– Госпитальгә алып киттеләр. Сул аягымны ампутацияләргә туры килде. Наркоздан уянгач, аягым юклыгын үзем белдем, – ди Илназ.
Аягын югалтса да, язмышына үпкәләми. «Берәү дә гаепле түгел, язмышыңа ни язган бит! Димәк, шулай язгандыр», – ди Илназ. Ул чакта төп терәк – гаиләсе булган. Туганнары, дуслары гел янәшәсендә. «Мондый авыр хәлдә калган чакта үз-үзеңә бикләнергә ярамый, аралашырга, якыннарың ярдәменә таянырга кирәк икән», – ди Илназ.
Май аенда Илназ сөйгәне Зилә белән никахларын рәсмиләштергән. Интернет таныштырган аларны. Яшь парның туйларында вальс биюе күпләрне сокландырган.
– Тормыш иптәшемә 19 яшь. Хәзер без Чаллыда яшибез. Планнарыбыз зурдан. Бар да әйбәт булыр, боерса. Әлегә эш эзлим, – дип хыялы белән уртаклашты егет.
Илназның әнисе Миләүшә апаның ныклыгына да таң калырлык. Биш баласын берүзе аякка бастырыр өчен көч-куәт табарга да кирәк бит әле.
– Төп таянычым – балаларым, – ди ул. – Алар миңа төшенкелеккә бирелергә ирек бирми. . Үзем җирле хуҗалыкта савымчы булып эшлим.
Илназның Россия Кораллы Көчләре белән контрактка имза куюы турында әни кеше соңрак кына белә. Гәрчә моңарчы егет әнисенә нияте турында сүз катып карый, әмма әнисе ризасызлыгын белдерә.
– Яшергән миннән ул аны, – ди Миләүшә апа. – Китүе турында да дусты гына хәбәр итте. Аңа ул вакытта егерме ике яшь иде. Көн дә ут йотып торулар башланды. Тиешле урынга барып җиткәч, Илназ үзе шалтыратып хәбәр итте. Өйрәткәннәр аларны. Шуннан соң – алгы сызыкта хезмәт итү. Менә шул арада юкка чыкты ул. Ярты елдан соң телефонга көткән шалтырату керде. «Әни, мин госпитальдә, аякларымны сизмим», диде ул. Тагын юкка чыкты. Күрәсең, кыр госпиталендә булгандыр инде. Әле бит андый вакытта кая барырга, кемнән сорарга дә белгән юк. Күпме вакыт үткәндер, аймы, атналармы, хәзер хәтерләмим. Борчылулар белән онытылган, Илназ чит номердан шалтыратып аягын кисүләрен хәбәр итте. «Мин Донецкта, каядыр күчерәчәкләр тагын, килсәгез дә, тапмаячаксыз», диде улым. Шул дәвердән бирле әллә ничә госпитальгә күчергәннәр, чөнки яралары шактый җитди булган. Әллә ничә госпитальдә дәваланып та алга китеш тапмагач, Санкт-Петербургтагы хәрби госпитальгә күчергәннәр. Кыр госпиталендә үк булган вакытта әле яраланган сул аягына инфекция кереп сепсис башланган. 10га якын операция ясаганнар.
Яу кырында күргәннәрен беркемгә дә сөйләми Илназ. Әнисенең бертуган энесе белән генә уртаклаша андагы хәлләрне. Борчырга теләми.
Илназга чит илдә җитештерелгән яңа протезлар биргәннәр. Нәкъ шул «тимер аяк» егеткә кабат аякка басарга ярдәм иткән дә инде. Заманча протезлар инвалидларга сәламәт кеше кебек үк хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә.
Чыганак: https://shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев