Апрель аенда бакчачыга агач-куаклар белән эшләүдә төп киңәшләр
Җимеш агачлары әзерли башладыгызмы?
Апрель аенда бакчачыга агач-куаклар белән эшләүдә төп киңәшләр:
Агач-куаклардан кышка каплап калдырылган материалларны салдырабыз һәм яндырабыз.
Корыган, сынган, зәгыйфь, авыру ботакларын кисеп алабыз, соңгыларын шулай ук яндырабыз.
Юеш бакчада бик йөрергә тырышмагыз.
Карлыган һәм крыжовник куакларын формалаштырабыз.
Апрельнең икенче яртысында яңа җимеш агач-куаклары утыртабыз.
Туфрак җылынгач, редис, укроп, петрушка, кишер чәчәбез.
Агач-куакларны көздән җиргә таба бөгеп эләктереп куйган элмәкләрдән арындырырга, куе ботакларны сирәкләргә кирәк.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев