ҖӘМГЫЯТЬ

Әти-әниләр юл кагыйдәләрен беләме?

Лениногорск шәһәренең 26 нчы балалар бакчасында әти-әниләр белән очрашу узды.

Лениногорск районы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова әти-әниләргә юлны куркынычсыз үтү кагыйдәләре, һәм киемдә яктырткыч элементлары булуның мөһимлеге сөйләде. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, балаларга үрнәк булырга, тизлек режимын арттырмаска, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә, дип кисәтелде. 

Соңыннан, ата-аналарга «Сине аңлаган көн» фильмы күрсәтелде.

Фото һәм мәгълүмат: Зөлфия Рахманова


 


Нет комментариев