Җылы теләкләр.
Хөрмәтле әниләр! Сезне Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сез — гаиләнең терәге, балаларның иң якын дусты, тормышның мәгънәсе. Сезнең хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм мәхәббәтегез — безнең иң зур байлыгыбыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм балаларыгызның игелеген күрүне телибез!
****
Күңелдәге барлык җылы, матур сүзләр,
Бүген, Әни, сине зурлап, яңгырасын.
Теләкләрнең иң изгесен, кадерлесен,
Килә, Әни, бары сиңа яудырасым.
Күктә кояш ничек балкып, көлеп торса,
Син дә, Әни, безнең өчен кояш кебек.
Нурлы йөзең, җылы сүзең, күз карашың,
Һәммәбезнең яктырта бит тормыш күген.
Сәламәт бул, мәңге шулай балкып яшә,
Сабыр, тыйнак, уңган-булган әниебез.
Сине, Әни, үрнәк итеп, өлге итеп,
Тормышларны гөлгә күмеп яшибез без.
Җаның тыныч, тазалыгың ныклы булсын,
Ак күңелле, саф күңелле әниебез.
Котлап сине шушы матур бәйрәм белән,
Рәхмәт әйтеп баш иябез һәрберебез!
(Гөлара Шәрипова)
****
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез кеше булмас идек!
***
Ана булу - ул бәяләп бетергесез хезмәт, чиксез мәхәббәт һәм бетмәс-төкәнмәс көч. Сез илһамландырасыз, ярдәм итәсез һәм дөньяга яхшылык бүләк итәсез. Сезнең сабырлыгыгыз, тугрылыгыгыз һәм назыгыз белән балалар бәхетле булып үсә, ә гаиләләр нык һәм тату була. Бу көнне авырлыкларга карамастан, дөньяны яхшырак иткән барлык әниләргә тирән рәхмәт. Сезнең йөрәкләрегез һәрвакыт якыннарыгызның мәхәббәте белән җылынсын, ә көн саен шатлык һәм җылылык белән тулсын.
****
Әни сүзе гомер-гомергә барлык халыкларда да изге төшенчә булган. Һәр хезмәтнең үз авырлыгы бар. Әни булу - иң катлаулы хезмәтләрнең берсе. Әмма күпчелек хатын-кыз өчен ул чын бәхет. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, барлык яхшылыгыгыз өчен без сезнең алда чиксез бурычлы. Әни - безне бу дөньяда каршы алучы, беренче адымнар ясарга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче кеше. Әни мәхәббәте көчлерәк, ышанычлырак итеп тоярга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ышанырга этәрә. Бәйрәм көнендә, кадерле әниләр, без сезгә ярату хисләребезне җиткерәбез. Якты күңелләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Чын күңелдән сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер, бәхет телибез. Балаларыгыз һәм якыннарыгыздан һәрчак хөрмәт һәм ярату гына тоеп яшәргә язсын. Тормышыгызда якты көннәр, балаларыгыз өчен сөенгән мизгелләрегез күбрәк булсын.
Төрле чыганаклардан алынды.
Нет комментариев