«Алтын битлек»нең номинантлары арасына 70 спектакль керде.
Татарстаннан дүрт спектакль — Галиәсгар Камал исемендәге театрның "Ашык Кәриб", "Әкият" курчак театрының "Табор күккә китә", Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының " Көл кызы" һәм "Стейджплатформа" АНОсының "Пуаро" спектакльләре — 2025–2026 еллар сезонының иң күренекле спектакльләре арасына керде. Алар Россиянең 33 нче Милли театр премиясе "Алтын битлек" дипломантлары булды.
Шул ук вакытта, элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, бу юлы премиягә Татарстаннан бары бер генә спектакль дәгъва кыла — "Демидов утары" театр резиденциясенең "Кеше язмышы" спектакле. Михаил Шолохов хикәясе буенча куелган спектакльне Карим Тинчурин исемендәге театрның баш режиссёры Айдар Җаббаров куйды.
Гомумән алганда, "Алтын битлек"нең 33 нче сезоны номинантлары арасына 70 спектакль керде. Тагын 100 куелыш дипломант булды. Шул ук вакытта премия икенче сезон инде үзгәртелгән регламент буенча үткәрелә — бары тик театр коллективының уртак хезмәте нәтиҗәсе булган спектакльләр өчен генә.
Номинантлар үз куелышларын фестиваль кысаларында тәкъдим итәчәк. Лауреатларны бүләкләү Чиләбедә, 2027 елның Мәдәни башкаласында узачак.
татар-информ
Нет комментариев