Әни белән бала арасында алтын урталыкны ничек табарга?
Ана кеше тәүге тапкыр баласын күкрәгенә кысу белән, ул аны сабыем, күз нурым, бәләкәчем һәм тагы бик күп назлы сүзләр белән иркәли, сөя, ярата. Шунлыктан балага әнидән дә иң якын кеше юктыр. Гомер буе, бала ананың бәгырь кисәге булып санала. Ислам динендә дә "ана белән бала арасында пәрдә юк, ананың баласына карата теләгән бөтен теләкләре, догалары кабул була", диелгән.
Бала үскән саен алар тагы да ныграк аралашалар, серләшәләр, күбрәк бергә балалар бакчасына баралар, аннан мәктәп юллары, үсә төшкәч яшьлек еллары башлана. Бала үзе тормыш корып яши башласа да, гаиләдә дөрес тәрбия алган бала гомере буе ата-ана белән элемтәне өзми. Ләкин бу дуслык түгел. Баланың үзе кебек яшендәге балалар дус булырга тиеш. Чөнки аларның дөньяга карашлары бер. Без әниләр менә шуны аңлата белергә тиешбез.
Баланың якты киләчәге өчен, без кайгыртырга, үгет-нәсыйхәт, дөрес киңәш биреп, маякчы ролен алып, тормыш юлына озата барырга тиешбез. Баланың ни эшләгәнен, ни уйлаганын төпченмичә, читтән күзәтеп торырга, мөстәкыйль булырга өйрәтергә,кирәк җирендә ярдәм кулын сузарга әзер була белергә кирәк.
Үзен кызыксындырган сорау белән яныңа килгән баланы, беркайчан да кире борырга ярамый, бергәләп хәл итәргә өйрәнергә. "Менә син үзең ничек дип уйлыйсың?" яки "Балам, син болай эшләсәң ялгышасың, әйдәле, башка төрле уйлап карыйк” диеп, уртага салып сөйләшергә кирәк.
Сүземне төгәлләп шуны әйтер идем: мин баламның иң якын кешесе, дусты, аның миннән бер сере дә булмаска тиеш диеп, баланың эчке дөньясын гел әйләндереп, айкап тору кирәкми, ләкин ваемсыз, салкын күңелле булып, аның тормышына да битараф булырга ярамый, без ата-анага. Дусларны алар үзләре табыр.
Илсөяр Салахова, Зеленая Роща
Нет комментариев