Лениногорск Социаль фонды киләсе елдан Мактаулы донорларга түләүләр бирә башлаячак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Социаль фонды киләсе елдан Мактаулы донорларга түләүләр бирә башлаячак

Мактаулы донорларга түләүләрне тапшыру-социаль ярдәм чараларының бердәм системасы.

 «2027 елның 1 гыйнварыннан СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз өстенә яңа вәкаләтләр ала, ул — «Россиянең Мактаулы доноры» һәм «СССРның Мактаулы доноры» күкрәк тамгалары белән бүләкләнгән кешеләргә ел саен акчалата түләү, шулай ук вакцинация нәтиҗәсендә  хәлләре катлауланган кешеләргә пособие түләү», - дип сөйләде СФР Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова. 

Бүген бу түләүләр төбәк социаль яклау органнары тарафыннан идарә ителә. "Бүген аны алучыларга социаль Фондка мөрәҗәгать итәргә һәм яңа гариза бирергә кирәкми-күчү автомат рәвештә булачак. Әгәр кеше беренче тапкыр «Россиянең Мактаулы доноры» исемен 2027 елда яки аннан соң алса, түләү актив рәвештә билгеләнәчәк, ул  социаль фондка кергән мәгълүматлар нигезендә булачак», - дип билгеләде Айгөл Исламова. 

2026 елда Мактаулы донорларга индексацияне исәпкә алып еллык акчалата түләү күләме 19 497,68 сум тәшкил итә. Түләү елга бер мәртәбә башкарыла.

Хәзерге вакытта Лениногорск районында Мактаулы донор исеменә ия булган 155 кеше яши. Түләүләрнең өзлексезлеген тәэмин итү өчен, СФРның Лениногорск бүлеге белгечләре социаль яклау органнары белән берлектә мәгълүматларны тикшерә башладылар инде.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар, аның телефоны — 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе һәм һәр көнне эшли, шалтырату бушлай).

 


Нет комментариев