Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Автомобиль аптечкасында нәрсәләр булырга тиеш? Яңалыклар...

2024 елның 1 сентябреннән автомобиль аптечкасында булырга тиешле әйберләр исемлеге арта. Нәрсәләр булырга тиеш?

Сәламәтлек саклау министрлыгы автоаптечканың яңа составын раслады.

Аптечкада булырга тиеш:

-ике данә бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге;

- ике пар медицина перчаткалары;

- кан агуын туктатучы жгут;

- кимендә 13×16см булган медицина тастымалыннан ике төргәк;

- киңлеге 2см, буе 5м булган лейкопластырь рулоны;

- киңлеге 14см, буе 7м булган өч марля бинты;

- киңлеге 10см, буе 5м булган өч марля бинты;

ясалма сулыш алу өчен клапанлы ике битлек.

Яраклылык вакыты бетмәгән элеккеге автоаптечкалардан 2027 елның 1 сентябренә кадәр файдаланырга була әле. Әгәр аптечкадагы әйберләрнең яраклылык вакыты иртәрәк бетсә, аны яңасына алыштырырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев