Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме

Районыбызның Сарабиккол һәм Мөэмин-Каратай авыллары заманча модульле фельдшер-акушер пунктлы булды.

Медпунктлар “Озак яшәү һәм актив тормыш” илкүләм проекты буенча  «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы кысаларында төзелгән. Ике авыл халкы да яңа бинаны бик көтте.

Сарабиккол авылында медпунктның моңарчы  хәтта үз бинасы да булмаган. Медпункт элегрәк биредәге аграр предприятие – “Сатурн-Урал”ның административ бинасында эшләп торган, аннан тагын башка җиргә күчәргә туры килгән. Менә шундый эш шартларында медицина хезмәте күрсәткәннәр. Хәзер исә шартлар үзгәрде.

Яңа ФАП авылның Киров урамында, мәчеткә каршы якта урнашкан. ФАП 340ка якын кешегә хезмәт күрсәтә, шул исәптән 40 бала бар. Медпунктта мөдир – Гүзәлия Галимова, акушерка – Рәмзия Вәлиева һәм фельдшер ярдәмчесе Гүзәл Латыпова эшли. 

-    Яңа, якты, җылы биналы булуыбызга бик шат. Эш шартлары күзгә күренеп яхшырды. Диспансеризация үткәрәбез, ЭКГ, прививкалар ясыйбыз, процедуралар үткәрәбез, - ди мөдир Гүзәлия Галимова. 


Бина эчендә фельдшер кабул итү кабинеты, прививка һәм процедура кабинетлары бар, күзәтү камерасы куелган, индивидуаль җылыту белән эшли, санузел бар. Хәтта кул юа торган да  -  “акыллы”, сенсорлы монда. 

Яңа фельдшер-акушер пункты бинасын ачу 2026 елга керергә санаулы көннәр калганда ачылды. Аны ачу тантанасын бәйрәм итеп үткәрделәр. Авыл халкы килгән, күрше-тирә авыл медиклары да бар иде. Авыл имамы дога белән башлады чараны. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова, үзәк район хастаханәсенең баш табибы Равил Шагиев яңа бина белән котладылар. 

Авыл халкы исә рәхмәтен җиткерде. 

“Без яңа бинаны берничә ел көттек. Зур вакыйга – безнең өчен. Хәзер шәфкать туташларының эш шартлары да үзгәрде. Рәхмәт яусын республика һәм район җитәкчелегенә”, - ди Минтәлгат Таһиров. 

Мөэмин-Каратай авылы халкы да яңа бинаны берничә ел дәвамында көтте. Яңа бина өчен алар нык шатланды. Әнә ачылу тантанасында гармунчылар ничек күтәренке кәефтә матур көйләр уйнадылар. 

-    Бәләкәкәй генә авылыбызда шундый матур бина барлыкка килүенә сөенәбез. Авылыбызда күбесенчә олылар яши, әлбәттә, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтер өчен шартлар кирәк. Хәзер ул шартлар бездә бар. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, - ди шушы авылда яшәүче Таһир Шәмсуаров. 

Яңа ФАП Механизаторлар урамында урнашкан. 160ка якын кешегә хезмәт күрсәтә, шул исәптән 15 бала. ФАП мөдире – Зимфира Шәрәпова. Аның янында ярдәмче дә булса, тагын да яхшырак булыр. 

Яңа медпункт җылы, якты, эчке якта 6 кабинет, көтеп тору залы – барысы да уңайлы. 
- Яңа ФАП ачылу –  авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга бер адым. Заманча эш шартлары медикларга лаеклы дәрәҗәдә ярдәм күрсәтергә, ә яшәүчеләргә  аны үзе яши торган җирдә алырга мөмкинлек бирә, -  диде баш табиб Равил Шагиев.

Әйе, чыннан да, дәүләт программасының төп максаты –  авылда медицина ярдәме сыйфаты шәһәрнекеннән калышмасын.


Белешмә.
2026 елда Лениногорск районында 4 фельдшер-акушер пунктларына капиталь ремонт үткәреләчәк. Болар – Подлесный авылында, Тимәштә, Зәй-Каратайда һәм Яңа Иштирәктә. Ремонт илкүләм проект һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә башкарылачак. 

фото: ЦРБ матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев