Балалар бакчасында кышны озаттылар (+фотолар)
Лениногорскиның тугызынчы «Пчелка» балалар бакчасында кышны озату йоласы — «Май чабу» («Масленица») үткәрелде.
Анда балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар гына түгел, ә әти-әниләр дә катнашты. Алып баручылар балаларга кыш озату йоласын ишеткәннәре бармы, ул ничек үткәрелә, анда нәрсә эшлиләр кебек сораулар бирде.
Кыш озату йоласына шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да килгән иде. Ул барысын да сәламләп, «Тугызынчы балалар бакчасы әле тагын ике атна вакыт булса да, иң беренчеләрдән булып үткәрә кыш озату йоласын. Безнең шәһәр күпмилләтле, һәр милләтнең бәйрәмен хөрмәт итәбез, үткәрәбез. Бүгенге кыш озату йоласы да онытылмасын. Әле тормышны өйрәнеп, дөньяны күреп яши генә башлаган балалар өчен мондый бәйрәмнең үткәрелүе бик кирәк, бик мөһим. Чөнки элек-электән килгән йолаларны алар белергә, истә калдырырга тиеш», дип әйтте ул.
Йола барышында алып баручылар төрле уеннар уйнатты, табышмаклар әйтте, әти-әниләрне түргә чакырып, такмаклар җырлатты.
Соңыннан, бәйрәмнең иң мөһим өлеше — карачкы яндыру йоласы үтәлде. Барысы да кыш аен озатып, аңа «рәхмәт әйтте», яз ае килүенә шатланды. Карачкы янып беткәч, барчасы да тәм-томнар куеп әзерләнгән өстәл янына җыелды. Тәмле коймак, өчпочмак, эремчекле ватрушкадан авыз итте.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Комментарии
0
0
Бэйрэме бик матур узды!
0
0