Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баласы булган хатын-кызларга түләүле яллар кирәкме?

Хезмәт турындагы законнарга мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен эш вакытында уңайлы режим кертү ихтималын да карарга мөмкин.

Баласы булган хатын-кызларның түләнә торган өстәмә ял алырга яки уртача хезмәт хакын саклаган хәлдә тулы булмаган эш вакыты сорарга хакы бар, дип саный Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Хезмәт турындагы законнарга эшли торган хатын-кызларның хәлен җиңеләйтү өчен нинди тәкъдимнәр кертеп булыр иде дигәндә, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен уртача хезмәт хакын саклаган хәлдә тулы булмаган эш вакыты яки түләнә торган өстәмә ялны мисал итеп китерергә мөмкин», - дип искәртте Шершуков «Яңа кешеләр» партиясенең хатын-кызлар мәнфәгатендә хезмәт турындагы законнарны камилләштерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында.

Ул шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләр эш режимының әниләрнең эш режимына туры килмәвенә дә игътибар юнәлтте. Шершуков фикеренчә, хезмәт турындагы законнарга мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен эш вакытында уңайлы режим кертү ихтималын да карарга мөмкин.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/balasy-bulgan-khatyn-kyzlarga-tlle-yallar-kirkme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев