Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Балкыш» фестиваленең быелгысы Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак

Ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивале Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланачак.

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР Ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының Республика Советы рәисе, «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты рәисенең урынбасары Хәбир Иштирәков хәбәр итте.

Фестиваль быел сигезенче мәртәбә уза. Ике елга бер уздырылучы фестивальнең чираттагысына октябрь ае азагында старт бирелде.

«Районнарда сайлап алу турлары инде башланып килә дияргә була. «Балкыш» Татарстанның һәр районын колачлый, бу хәрәкәткә меңләгән өлкән яшьтәге кеше кушыла.

Быел «Балкыш» фестивале, элеккечә, өч этаптан торачак. Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, беренче сайлап алу туры – муниципаль тур шәһәр һәм районнарда инде башланып китте. Бу этапның нәтиҗәләре 2024 елның гыйнвар-февраль айларында билгеләнәчәк.

Икенче этап – зона этабы. Ул март – апрель айларында җиде зона үзәгендә узачак – Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Кукмарада, Буада, Арчада һәм Алексеевскида. Биредә лауреатлар билгеләнәчәк.

Киләсе этап – йомгаклау туры. Гала-концертлар өчәү булачак. Алар апрель азагына, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Апрель азагындагы концерт Җиңү көненә багышланса, май азагындагысы Россия көненә багышланачак, ә октябрьдәгесе өлкәннәр декадасына туры китерелгән. Оештыручылар әйтүенчә, гала-концертларның дүртенчесе оешу ихтималы да күздә тотыла. Бу лауреатларның саны күп булачагын чамалап планлаштырылган.

"Т.И."

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев