Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Балтач районында умарталыкка аю һөҗүм иткән

Элек тә килгәне булган

Татарстанда Балтач районының Пүскән авылында бер умарталыкка аю һөҗүм иткән. Ярый әле хуҗаның төп умарталары авылга якын урында — тау астында булган. Шул сәбәпле, берничә умарта оясы гына зыян күргән.

— Умарталыкларга ел да берәр тапкыр аю килеп китә иде, моңарчы алай зыян салганы булмады. Безнең авылныкылар да, ерак булмаган Бөрбаш авылында яшәүчеләрнең дә урманда ерактан гына аю күргән чаклары булды. Авылга килеп, куркытып, зыян салганнары булмады. Урман якын булгач, бездә төлкеләр дә еш кунак. Әле шушы көннәрдә генә авыл урамында төлке йөрде. Кош -кортка тигән дигән кеше булмады, үзенә дә җәбер салмадылар, үз юлы белән бераздан киткән дә иде инде, — ди Гөлнур апа Ганиева.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/09/184102/

© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев