Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Башны түбән иеп озак эшләмәгез

Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы неврология бүлеге мөдире Марат Хәйруллов башны аска иеп озак торуның сәламәтлек өчен куркыныч икәнен кисәтте.

    — Мондый халәттә баш миенең кан тамырларына бик күп кан килә, бу инсульт, баш миенә кан саву һәм йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы (сердечная недостаточность) куркынычын арттыра. Шуңа күрә озак иелеп эшләмәскә кирәк, — дип аңлата белгеч.

— Моннан тыш, бөкерәйгән бил — умырткалык һәм терәк-хәрәкәт системасы өчен табигый булмаган халәт. Бу мускулларда көчәнеш җыя, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасына басым ясый. Нәтиҗәдә муен һәм бил авыртырга, баш әйләнергә, күз аллары караңгыланырга мөмкин. Шулай ук бу халәттә корсак кысыла һәм сулыш алу кыенлаша, бу исә кандагы кислородны киметә, органнарның туклануын начарайта, — ди ул.

Билгә һәм буыннарга йөкләмәне киметү өчен Марат Хәйруллов гади алымнар кулланырга киңәш итә:

    — Авыр әйберләр күтәргәндә, авырлыкны аякларга бүлер өчен, билдән түгел, тездән бөгелергә кирәк. Түтәлләрдә эшләгәндә тәбәнәк эскәмия яки урындык кулланырга була, ә тезләнеп эшләргә җыенасыз икән, тезләргә махсус саклагычлар кияргә кирәк. Шулай ук биек түтәлләр ясарга мөмкин, — диде белгеч.

 

Чыганак: «Татар-информ»

фото: нейрочелтәр ярдәмендә

 https://kaibicy.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев