Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер көндә - дүрт фаҗига

Дүрт кеше батып үлгән.

Башкортстанда кичә су коенган вакытта Илеш районының Анач авылы янында Агыйделдә 62 яшьлек ир-ат батып үлгән. Аның мәетен коткаручылар тапкан.

Ишембай районында ял итү базасында 60 яшьлек ир суга сикергән, әмма калкып чыкмаган. Аның гәүдәсен шулай ук коткаручылар тапкан.

Шул ук көнне Уфада Агыйделдә 47 яшьлек ир-ат батып үлгән. Иптәшләре сүзләренә караганда, ул ярдан еракка йөзгән, аны елга агымы алып киткән. Күпмедер вакытта ул су астына китә һәм калкып чыкмый. Аның гәүдәсен Уфаның гражданнар яклау идарәсе водолазлары тапкан. Күрәсең, ир исерек булган.

"Шимбә Зианчура районында коточкыч фаҗига булды. Күзәбәк авылы янында Ташлы елгасында 14 яшьлек бала батып үлгән. Үсмерләр компаниясе текә ярдан сикергән, тик аларның берсе, кызганычка каршы, төпкә киткән. Баланың гәүдәсен шаһитлар алып чыккан", — дип сөйли МЧС хезмәткәрләре.

Коткаручылар таныш булмаган  урыннарда коенудан тыелырга киңәш итә. Исерек хәлдә коенмаска, ялгыз гына суга кермәскә, билгесез урыннарда чуммаска, ярдан еракка йөзеп китмәскә, шулай ук балаларны суда караучысыз калдырмаска кирәклеген онытмагыз, дип яза Кызыл таң.

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев