Бер көндә Татарстанда коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер көндә Татарстанда коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан

Әлегә вакциналаштырылган татарстанлыларның күбесе беренче дозаны гына алган.

Татарстан медицина хезмәткәрләре республиканың 995 кешесенә Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясаган. «18 гыйнварда вакцинацияләүнең беренче этабын 728 кеше, икенче этапны 267 кеше узды», — дип хәбәр итә «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстанда «Спутник V» прививкасын барлыгы республиканың 5 906 кешесенә ясаганнар. Шул ук вакытта препаратның икенче дозасын 1289 вакцинацияле кеше алырга өлгергән.

Татарстанда Covid-19дан күпләп вакцинация дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда башланды. Хәзерге вакытта республикага 13,4 мең доза «Спутник V» комплекты килгән, шул исәптән 1,1 меңе — узган атна азагында. Төбәк алган вакциналарның 43,9 проценты инде файдаланылган, диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/19-01-2021/ber-k-nd-koronavirustan-me-g-yakyn-keshe-privivka-yasatkan-5800110


Нет комментариев