Бердымөхәммәдовка Миңнехановка бүләк ителгән этнең ничек үскәнен күрсәттеләр
Бик яхшы саклый, искиткеч сакчы
Төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдовка ул кайчандыр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бүләк иткән һәм хәзер инде үсеп җиткән Акдус алабаен күрсәттеләр. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шул ук вакытта Төркмәнстанның элеккеге Президентына Россия чемпионы булырга өлгергән этнең уңышлары турында сөйләделәр. «Россия чемпионы! Ул утыра, көтә, ята – барысын да эшли ала. Бик яхшы саклый, искиткеч сакчы. Хезмәт эте белергә тиешле барлык әйберләрне да белә», – диде Татарстан Рәисе.
Аркадаг (Гурбангулы Бердымөхәммәдовның иң киң таралган титулы – иск. Т-и) республикага тагын ике пар алабай җибәрергә карар кылган.
«Аркадаг тагын ике пар Алабай җибәрергә вәгъдә итте. Хәзер инде Акдусның дуслары булачак», – дип язды соңрак ТР Рәисе үзенең каналында.
Ак төстәге алабай көчеген Рөстәм Миңнехановка 2021 елда Төркмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде. Татарстан Рәисе йорт хайваны фотолары белән даими рәвештә уртаклаша.
Фото: max.ru/rustamminnikhanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев