Беренче сыйныфка барган балага берничә прививка ясалырга тиеш. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
«Баланың мәктәпкә керү яше 7 яшь, ә милли календарьда каралган прививкаларны 6 яшьтә ясыйлар», - дип аңлатты Лопушов.
Шул рәвешле, 7 яшьлек балага түбәндәге прививкалар ясалырга тиеш:
дифтерия;
столбняк;
кызамык;
эпидемик паротит;
туберкулез;
пневмококк инфекциясе.
Гриппка каршы сезонлы вакцинация дә артык булмаячак, дип билгеләде эпидемиолог.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Нет комментариев