Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бюджетникларга хезмәт хакын арттырачаклар

Президент шулай ук киләсе ел дәвамында хезмәт хакларын корректировкалауны тәэмин итәргә кушты.

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 2023 ел башында бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттырырга кушты. Бу документ Кремль сайтында чыкты. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

 

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә: 2023 ел башында бюджет өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү фондын, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, икътисад өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакының үсеш темпыннан чыгып, арттырырга», - диелә документта.

 

Президент шулай ук киләсе ел дәвамында хезмәт хакларын корректировкалауны тәэмин итәргә кушты.

Билгеләп үтелгәнчә, йөкләмәне үтәү турындагы доклад 2023 елның 30 мартына кадәр тәкъдим ителергә тиеш, аннары - кварталга бер тапкыр, диелә хәбәрдә.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/putin-byudzhetniklarga-khezmt-khakyn-arttyryrga-boerdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев