Борычтагы ак бөҗәкләрдән ничек котылырга? Бакчачыларга киңәшләр
Укучыбыздан сорау: борыч үсентеләрендә ак мамыксыман бөҗәкләр барлыкка килде. Алар нидән чыга һәм ничек бетерергә?
Борычта күренгән ак, мамыкка охшаган бөҗәкләр – ончыл суалчаннар (мучнистые червецы – Pseudococcidae). Алар үсемлек өчен бик куркыныч корткычларның берсе булып санала.
Алар үсемлек согын суыра, нәтиҗәдә:
* яфраклар саргая һәм кибә
* үсеш акрыная
* үсемлек зәгыйфьләнә, хәтта һәлак булырга мөмкин
Моннан тыш, алар калдырган ябышкак сыеклыкта гөмбә авырулары да тиз тарала.
Ончыл суалчан нидән барлыкка килә?
Корткычлар гадәттә:
* яңа сатып алынган үсемлек белән керә
* артык җылы һәм дымлы шартларда тиз үрчи
* азотлы ашламаларны артык кулланганда активлаша
Аеруча 25–27°C температурада алар бик тиз күбәя.
Төп билгеләре нинди?
Ончыл суалчан булуын түбәндәгеләрдән белергә мөмкин:
ак мамыксыман катлам
яфракларда ябышкак тамчылар
бөреләрнең кәкреләнүе
үсемлекнең сүлпәнләнүе
Борычтагы бөҗәкләрне ничек бетерергә?
1. Башлангыч стадиядә (җиңел очракта):
Үсемлекне сабынлы су белән сөртегез
Спиртлы эремә кулланыгыз:
(1 л су + 10 мл спирт + 15 мл сыек сабын)
3–4 сәгатьтән соң үсемлекне юып төшерегез.
Көчле зарарланганда. Химик препаратлар кулланырга кирәк:
Актара
Актеллик
Фитоверм
Конфидор
Эшкәртүне 10–14 көн аралыгында 2–3 тапкыр кабатлау мөһим.
фото: нейрочелтәр ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев