Бу сезонда талпан тешләүдән 10 738 татарстанлы зыян күргән.
Бу узган ел белән чагыштырганда 18 процентка кимрәк. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Быел без талпаннарның зарарлануы артуын билгелибез. Бүгенге көндә талпаннарның боррелиоз белән зарарлануы 14 процент тәшкил итә, узган елда нибары 9 процент иде», - дип әйтте спикер.
Нет комментариев