Быел Татарстанда ярты меңләп кеше алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган
Быел Татарстанда 500гә якын кешене алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында «Суд приставлары – балаларга» Бөтенроссия мәгълүмат акциясе нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында башкарма производствода яңалыкларга багышланган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе – ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.
«Быелның биш аенда Татарстанда алимент буенча бурычлыларга карата 448 җинаять эше кузгатылган. Бу чара иң соңгы очракта, явыз түләмәүчеләргә карата кулланыла», - дип сөйләде Закиров.
Шулай ук быел эш урынында алимент турында җиде меңнән артык башкарма производство ачылды.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев