Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаңгыда - берьюлы биш йөздән артык лениногорскилы

Бөтенроссия чаңгы ярышларында Лениногорскиның чаңгы спорты сөючеләре берничә ел рәттән катнашып килә.

Быел “Росиянең чаңгы юллары” (“Лыжня России) бәйгесендә 500 дән дә артык кеше үз-үзен сынап карады.

Ярышларда шәһәр мәктәпләренең әле беренче сыйныфында гына укучы балалардан алып,  чыгарылыш сыйныфларында укучыларга кадәр, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, шулай ук 60 яшьтән дә өлкәнрәк булган спорт сөючеләр катнашты. Лениногорск политехника колледжы студентлары аеруча зур команда белән килгән, укытучылар да, укучылар да бар. 

“Без ярышлар алдыннан тренировкалар да үттек, бәйгегә ике-өч көн  кала колледжның физик тәрбия буенча укытучысы Айгөл Гафиатуллина барыбызга да чаңгылар биреп, бирегә әзерләнергә алып килде.  ГТО нораларын да тапшырдык, зур теләк белән катнашабыз”,- диде колледжа эшләүче Зилә Мөдәррисова.

 Чаңгычылар арасында өлкән яшьтәгеләр дә күп булды, аларның берсе – Камил Нургалиев, бик җор сүзле кеше булып чыкты: “Мин оештыручылардан сорадым, 90 яшьтән дә өлкәннәр ничәү дип, андыйлар юк бу юлы диделәр. Минем үземә озакламый 70 яшь  булачак, газ хезмәте предприятиесендә эшләп лаеклы ялга чыктым, тик торырга яратмыйм. Ял көннәрендә чаңгыда чыгам, сәламәтлек – хәрәкәттә дип уйлыйм, аякны-аякка куеп, түшәмгә төкереп ятуның мәгънәсен күрмим, спортны яратам”,- дип сөйләде ул.

 Старт алдыннан аларның һәрберсенә махсус наклейкалар өләштеләр, моның да бер кызыклы үзенчәлеге бар иде, бәйгенең финишында аларны истәлекле бүләкләргә алыштырдылар.

Һәрвакыттагыча, бу чара сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары өчен зур кышкы бәйрәмгә әверелде. Ул тантаналы рәвештә бәйге парады белән ачылды.  Катнашучыларны һәм җанатарларны Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов сәламләде. Ярышларда катнашырга вакыт тапкан, сәламәт яшәү рәвешен хуплаган лениногорскилыларга рәхмәтен белдерде.

Бөтенроссия чаңгы бәйгесе быел 43 нче кабат уздырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев