«Чишмәкәй» бакчасында Халыкара туган тел көнендә милләтләр дуслыгы да беренче урында торды
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Безгә – балалар бакчалары тәрбиячеләренә “Бүген – балалар, иртәгә – халык” дигән мәкальне девиз итеп алырга кирәк. Тәрбияләнүче балаларыбыз үз телләрен онытмасыннар иде.
Туган тел көне уңаеннан безнең 14нче балалар бакчасында чара узды. “Чишмәкәй” бакчасына йөрүче балаларыбыз рус, татар, чуваш, мордва телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Тел турында бик күп мәкальләр әйттеләр, төрле милләт биюләрен биеделәр. Балаларның өсләрендәге милли киемнәр дә матурлык өстәде. Безнең бакчада төрле милләт балалары тәрбияләнә.
Бәйрәмне тагын да ямьләндерүче кунакларыбыз да булды. Шәһәр үзәк китапханәсеннән милли киемнәр киенеп, күңелле уеннарын, дәртле җырларын балаларга җиткерүчеләр: Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, Гүзәл Гыйләҗева, Гүзәл Падюкова, Ольга Потапова. Аларга балалар бакчасы исеменнән рәхмәт белдерәбез. Шулай бакчабыздан тыш, башкалар белән бердәм эшләгәндә генә бала күңеленә, ана теленә карата нигез салып була.
Минзилә Могыйнова, татар теле тәрбиячесе.
Фотолар: 14нче балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев