Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чүпне “дөрес” ташламасаң 1 миллион сумга кадәр штраф?

ПЖКХ идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов Дәүләт Советына бу җәһәттән закон проекты керткән.

Мәйданчыкларда чүпне алып китүгә комачаулыклар тудырган өчен, каты көнкүреш калдыкларына кермәгән чүпләрне ташлаган өчен штрафлар кертү тәкъдим ителгән.

Штраф күләме гади халык өчен 1-2 мең мең сум, вазыйфаи затлар өчен 15-30 мең сум, оешмалар өчен 200-500 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.

Ә инде чүп ташлау кагыйдәләрен кабат бозган очракта гади халыкка штраф күләме 2-5 мең сумга, вазыйфаи затларга – 30-50 мең сум, оешмаларга 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/154037/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев