Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Дачада суны законсыз файдаланган өчен штраф салырга мөмкиннәр

Дача коесыннан суны шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланмаган очракта штраф салырга мөмкиннәр.

Бу хакта «Абзац»ка закон чыгаруны үстерү үзәге директорының беренче урынбасары, юридик фәннәр кандидаты Дмитрий Матюшенков сөйләде.

Милектә кишәрлек булу хуҗага андагы барлык табигый ресурслар белән идарә итәргә автоматик хокук бирми, дип аңлатты ул. Җир асты сулары дәүләт фондына керә һәм «Җир асты байлыклары турында»гы закон һәм санитария нормалары белән көйләнә.

Юрист сүзләренчә, суны шәхси максатлар өчен – мәсәлән, эчү, ризык әзерләү, бакчага су сибү, бассейнны тутыру яки автомобиль юу өчен кирәк булса, куллануга рөхсәт таләп ителми.

«Әгәр милекче суны күршеләргә сата башласа, аны эшкуарлык эшчәнлегендә куллана башласа, яки лицензияләүне таләп итә торган күләмдә су таба башласа, проблемалар туарга мөмкин. Бу очракта сүз җир асты байлыкларыннан файдалану турында бара. Ул тиешле рөхсәттән башка административ хокук бозу булып тора», – дип сөйләде ул.

«Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен штраф каралган: гражданнарга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 800 меңнән 1 миллион сумга кадәр булачак», – дип ачыклык кертте Матюшенков.

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев