Россиядә йорт хайваннарын теләсә кая йөртү тыела. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителгән тиешле канунда әйтелә.
"Йорт хайваннарын теләсә кайсы җирдә йөртү тыела. Алар өчен җирле үзидарә органнары рөхсәт иткән махсус урыннар каралган», - диелә закон чыгару органы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Фото: Лениногорск-информ
Нет комментариев