Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында 13 нче пенсия һәм 13 нче хезмәт хакын кертү тәкъдиме каралачагын әйттеләр

Фәкыйрь яшәүчеләр, көчкә очны-очка ялгап яшәүчеләр бар.

Россиядә эшләүче халык Яңа ел алдыннан – 13 нче хезмәт хакын, пенсионерлар –13 нче пенсия алырга тиеш.

«Справедливая Россия» партиясе рәисе Сергей Миронов шундый тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә ТАСС. Аның әйтүенчә, бу түләү кешеләребезнең күңеленә бик хуш киләчәк.

«Фәкыйрь яшәүчеләр, көчкә очны-очка ялгап яшәүчеләр бар. Ә Яңа ел алдыннан һәркайсыбызның якыннарына бүләкләр әзерлисе, ә кемнәрнеңдер бәйрәмне әйбәт уздырасы килә», – дип йомгак ясаган сүзенә депутат.  

Шулай гадел булачак, дигән фикердә Миронов. Аның әйтүечә, фракция бу тәкъдимнәрне Дәүләт Думасына карап тикшерүгә керткән.

 

https://vatantat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев