Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе яңадан исәпләнәчәген әйттеләр

2025 елның августында эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясе яңадан исәпләнәчәк.

Бу 2024 елда рәсми рәвештә эшләгән һәм эш бирүчеләр иминият взносларын түләгән кешеләргә кагыла, дип яза «Российская газета».

Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак. Бу очракта өстәмә акча моннан алдагы календарь ел өчен исәпләнгән пенсия баллары санына бәйле. Хезмәт хакының күпме булуына карамастан, эшләүче пенсионер өчтән артык шәхси пенсия коэффициенты җыя алмый. Агымдагы елның гыйнварыннан бер пенсия коэффициентының бәясе 145,69 сумга тигез.

«Акчага күчергәндә өч баллга өстәмә акча берничә йөз сум тәшкил итә. Шунысы мөһим, рәсми мәшгульлек факты һәм эш бирүченең иминият взносларын даими рәвештә түләве ел саен шундый өстәмә акча алырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте бу уңайдан РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов.

Яңадан исәпләнгән пенсия августтан килә башлый. Чынлыкта түләү датасы яшәү урынына бәйле - гадәттә бу айның 3сеннән 25енә кадәр була.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев