Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Дзен»да материаллар хәзер татар телендә булачак

Илнең тел төрлелеген саклау һәм локаль массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү максатыннан, «Дзен» платформасы Россия халыкларының милли телләрендә материаллар бастырып чыгаруны башлап җибәрә.

Әлеге программаның сынау проекты татар теленә ярдәм итү булды. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер Татарстан  халкы үз төбәкләрендәге актуаль вакыйгалар белән рус телендә дә, татар телендә дә иркенләп таныша ала, шул рәвешле  төбәк яңалыклар лентасын тулысы белән формалаштыра ала.

dzen.ru сайтында  «Казан» махсус бүлеге геолокация активлашканда яисә шәһәрне кулдан күрсәткәндә  баш биттә автомат рәвештә күрсәтелә. Контент телен сайлау өчен каналның өске өлешендәге переключательне куллану да җитә.

Басмаларны татар телле авторлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары урнаштыра, бу мәгълүматны төгәл тапшыруны гарантияли.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев