Экология, хәтер һәм җаваплылык – һәркем өчен мөһим
Лениногорскида «Татнефть» яшьләре һәм ветераннары өмәгә чыктылар. Традицион рәвештә Нефтьчеләр аллеясында өмәне уздырдылар.
Әлеге эшләр дус һәм бердәм компания өчен яңа түгел, тик һәркем өчен әһәмиятле, Нефтьчеләр аллеясы - хәтер һәм нефть тармагының үзәгендә, башында торучыларга, аларның хезмәтенә хөрмәт урыны.
Берничә сәгать эчендә фонтан янындагы чүп-чар, корыган яфраклар җыелды. Өмәләр монда ел дәвамында берничә тапкыр үткәрелә.
“Язын – апрель аенда җыештыра башлыйбыз. Җәй дәвамында нефтьчеләргә һәм «Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчеләренә куелган һәйкәлләр, стелаларны юабыз. Шулай ук Нефтьчеләр көне алдыннан аллеябызны тәртипкә китерәбез», - ди корпоратив мәдәният һәм яшьләр сәясәтен үстерү үзәгенең әйдәп баручы белгече Алия Хәкимова.
Шул ук көнне шиналар җыю буенча акция дә үткәрелде. Иртәдән трактор төрле җирләр буйлап йөреп, иске автомобиль шиналарын җыйды. Шиналар үз срокларын үтәгәннән соң, алар экологиягә зур зыян сала. Бу экологик проектның инициаторы-скважиналарга җир асты ремонты ясау цехы операторы Олег Кириллов. Хезмәттәшләре дә аңа ярдәм итте – бер-бер артлы эшкә тотындылар.
“Шиналарны җыярга кирәклеген һәркем белә, чөнки ул экологик мохиткә зарарлы йогынты ясый. “Татнефть” табигатькә ярдәм итә. 60ка якын шиналар җыелды, ләкин бу чик түгел”, - ди ул.
Шиналарны “Лениногорскнефть” идарәсенең җитештерү цехына алып киттеләр. Аларны эшкәртү линиясе моннан бер ел элек башланган иде. Шиналарны икенчел куллану бөтен нефть өлкәсе өчен зур экологик һәм икътисади файда китерә. Нефтьчеләр экологиянең, хәтернең һәм җаваплылыкның һәркем өчен мөһим булуын эш белән исбатлады.
«Минем өчен бу беренче чиратта, шәһәребезнең чисталыгы. Башкалар да чиста аллея буйлап рәхәтләнеп йөрсеннәр. Әлбәттә, бу безнең өчен дә мөһим һәм актуаль, чөнки бу – безнең ветераннарга һәм производство алдынгыларына хөрмәтебез», - ди «Лениногорскнефть» идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехы операторы Гадел Сөнгатуллин.
Юлия Могила, Анастасия Петрова.
Сергей Трусов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев