Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Элеккеге ирем СВОда һәлак булды — миңа акча тиешме?»

Элеккеге ирем, ике балабызның әтисе, махсус хәрби операциядә һәлак булды. Без аның белән 2 ел элек аерылышкан идек.....

Элеккеге ирем, ике балабызның әтисе, махсус хәрби операциядә һәлак булды. Без аның белән 2 ел элек аерылышкан идек. Аңлатуларынча, түләүләр ике балабызга һәм аның өлкән яшьтәге әти-әнисенә тиеш. Тик таныш-белешләр миңа, ягъни элеккеге хатынына да күпмедер акча күчерелергә тиеш, дип әйтәләр. Алучылар да бар икән. Шуны аңлатып яза алмассызмы? Кемнәргә нинди акча тиеш? Гөлнур. Казан

Булат Закиров, юрист: – РФ Президентының 05.03.2022 № 98 Указы нигезендә элеккеге хатыны, үлгән ир-атның балигъ булмаган баласы калган очракта гына, түләүләр өлешенә дәгъва кыла ала. Түләүләр турыдан-туры элеккеге хатынга түгел, ә нәкъ менә бала файдасына башкарылачак, чөнки ирле-хатынлы мөнәсәбәтләр тәмамланган. СВОда хәрби һәлак булган очракта Президент түләве 5 млн сум тәшкил итә. Акчаны тигез өлешләрдә хәзерге тормыш иптәше, әнисе, әтисе һәм балалар арасында бүлешәләр (балигъ булмаганнарны да кертеп).

Шул ук вакытта, әгәр һәлак булучы элегрәк СВО барышында алынган яралану, контузия яки гариплек буенча нинди дә булса түләү алган булса, бу сумма 5 млн сум түләүдән киметелә. Шулай ук туганнарына 3 млн сумга кадәр дәүләт иминиятләштерүе каралган.  Аны шулай ук законлы варислар арасында бүлешәләр.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/152053/
© Ватаным Татарстан

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев