Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатирга керү ишеген дөрес урнаштырмадыгызмы, димәк - штраф

1 гыйнвардан Россиядә фатир милекчеләренә керү ишегенең ачылу юнәлешен үзгәрткән өчен штраф арттырылды.

Моңарчы ул 10 мең сум иде, ә агымдагы ел башыннан 15 мең сумны тәшкил итә. Бу хакта торак хокукы һәм торак-коммуналь хуҗалык реформасы проблемалары буенча эксперт Виктор Федорукка сылтама белән «Аргументы и факты» хәбәр итә.

Федорук шулай ук билгеләп үткәнчә, күршеләр ишекнең беренчел кыяфәтен кайтаруны таләп итәргә хокуклы, ә фатир хуҗасы моннан баш тарткан очракта, судка мөрәҗәгать итәргә була.

«Тышка ачыла торган ишек баскыч мәйданчыгының киңлеген алып тора. Йортның уртак мөлкәтеннән күпфатирлы йорт милекчеләренең гомуми җыелышы ризалыгы белән генә файдаланырга ярый», - дип ассызыклады ул.

Эксперт күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә штраф санкцияләренә юлыкмас өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләрне игътибар белән күзәтеп барырга киңәш итте.

«Торак милекчеләре янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Фатирда тиз кабынучан сыеклыклар сакларга, балконнарда чүп-чар җыярга ярамый, ә керү ишеге фатир эченә таба ачылырга тиеш. Ишекләр тышкы якка ачылган очракта, алар янгын вакытында күршеләргә эвакуацияләнергә комачауларга мөмкин», - ди Виктор Федорук.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев