Федотовкалылар Питрау бәйрәмен яңа урында үткәргәннәр (+ фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Федотовкалылар Питрау бәйрәмен яңа урында үткәргәннәр (+ фотолар)

12 июль - Питрау көне, ул – табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау.

Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне (рус. Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән) – керәшеннәр бәйрәме.

Районыбыздагы бердәнбер керәшен авылы – Федотовкада әлеге бәйрәмне ел саен үткәрәләр. Башка елларны бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта узса, быел башка урында үтте.

Сәбәбе дә бар: авыл кырыендарак, дөресрәге Тәрле чишмәгә бару юлында бер чишмәне бәйрәмгә төзекләндергәннәр, тирә-ягын матур итеп ясаганнар, беседкалар да куйганнар. Менә шушы чишмә янында Питрау бәйрәме үткән. Уеннар, җыр-биюләр белән вакытның узганын да сизмәгәннәр. "Аланлык" ансамбле матур җырларын бүләк иткән.

Чишмәгә дә бергәләп исем сайлаганнар: Питрау чишмәсе дип исем биргәннәр.

Соңыннан чишмәдән тәмле сулар алып, самавыр кайнатып, тәм-том белән чәй эчкәннәр. Бәйрәмгә килгән халык күп итеп күчтәнәчләр алып килгәннәр иде, дип хәбәр иттеләр Федотовкадан.

Фотолар: мәдәният йортыннан.

 


Нет комментариев