Физик мөмкинлеге чикле кешеләр электрон сертификат ярдәмендә тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) үзләре сатып ала алалар.
Ел башыннан бу мөмкинлектән Лениногорскида яшәүче 442 кеше файдаланган.
Электрон сертификат ярдәмендә кирәкле тернәкләндерү чараларын: кресло-коляскаларны, таякларны, оропедик аяк киемнәрен, көндәлек карау чараларын, ишетү аппаратларын тизрәк сатып алырга мөмкин.
Сертификат алу өчен МИР картасы кирәк. Сертификатны рәсмиләштерү – 10 көнгә кадәр.
Тернәкләндерүнең техник чараларын алыр өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, СФР клиент хезмәтендә һәм МФЦда бирергә була.
Нет комментариев