Гади генә кагыйдәләрне үтәү зур бәладан саклый
Күп кешенең шәһәр читендә дачасы яисә авылда яшелчә-җиләк җимеш үстерү, җәй көне ял итү өчен йорты бар. Җәйге кызу көннәрдә мондый йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аерым игътибарлы булу сорала.
Алдагы еллардан алынган мәгълүматлар күрсәткәнчә, җәйге коры көннәр башлану белән, янгыннар белән бәйле вәзгыятьтә кискенләшә. Бу чорда еш кына төрле чүп-чар, коры үлән яндырыла, өй янында гына сүндерелмичә калган учаклардан янгыннары килеп чыга. Шәхси йортта ут яшен тизлеге белән таралырга мөмкин.
Ә янгын сүндерү бүлеге янәшәдә генә түгел, бәла-каза килеп чыкканда алар да күз ачып йомганчы килеп җитә алмаска да мөмкин. Шуңа күрә бакчачыларга үз участокларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү аеруча мөһим. Ә бакчачылык ширкәте өчен җаваплы кешеләргә янгын сүндерүчеләр йортларының теләсә кайсысына, сүндерү өчен су алу урыннарына тоткарлыксыз керә алсын өчен барысын да эшләргә кирәк.
Ут чыгуга юл куймау, аны булдырмау өчен янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен белергә һәм үтәү тиешле:
- бакчада яисә йорт эчендә коры үлән һәм үсемлек калдыкларын ут төртеп яндырмагыз;
- йорт һәм бакча территориясен тиз кабынып китүче калдыклардан, чүп-чардан, савытлардан, яфрак-үләннәрдән вакытында чистартыгыз.
- янгын сүндерү өчен файдаланыла торган юлларны, биналарга, корылмаларга, су чыганакларына керү юлларын томалап куймагыз, алар янгын сүндерү техникасы өчен һәрвакыт ачык булырга тиеш.;
- тиз кабынучан һәм янучан сыеклыклар, янучан газлар салынган савытларны өйләр янындагы территорияләрдә калдырмагыз;
- тиз кабынып, янып китә торган калдыклар чүплеге оештырмагыз.
Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге кисәтә:
- Янгын яки яну билгеләре – төтен, яну исе сизгәндә, һава температурасы аеруча күтәрелүе ачыкланганда, кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү буенча мөмкин булган чараларны күрегез. Бу хакта кичекмәстән ашыгыч хезмәтләр чакыру телефоннарыннан хәбәр итегез.
-Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуда гаепле булучы затлар, хокук бозуларның характерына һәм аларның нәтиҗәләренә карап, административ яисә җинаять җаваплылыгына тартыла.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, ут чыккан очракта 101 яки 112 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев