Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Гариза биргәннән соң бердәм пособие кайчан килә - Лениногорск Социаль фонды аңлата

Сорау-җавап

Редакциягә бердәм пособие алучы гаиләдән сорау керде: гариза биргәннән соң пособие кайчан килә, дип кызыксына алар.
Бу сорауга Социаль фондның Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова җавап бирә. 

Бердәм пособиегә гариза рәсмиләштерелгәннән соң, беренче түләүгә хуплау булгач, 5 эш көне эчендә түләү күчереләчәк.
Беренче түләү агымдагы ай өчен исәпләнә, ә аннан соңгы күчерүләр график буенча башкарыла –  пособие алдагы ай өчен 3 нче числода күрсәтелгән банк счетына килә. Мәсәлән, сезнең гаризаны 24 июльдә хупладылар, ди. Июль өчен түләүне 30 июльдә алачаксыз, ә алдагы, ягъни август өчен түләүне –  3 сентябрьдә. 

Татарстанда пособие почта аша 3-21 нче көннәрдә китерелә. Китерү датасы яшәү адресына бәйле.

“Әгәр сез пособие аласыз икән һәм срок ахырына якынлаша икән, аны озайтуга гаризаны сез аны тәмамлау аенда (12 нче айда) яки аннан соң бирә аласыз. Беренче очракта график өзелмәячәк, икенче очракта – акчаларны, гаризаны беренче тапкыр хуплагандагы кебек күчерәчәкләр”, - дип аңлата Айгөл Исламова. 

 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев