Гөлфия Шәйдуллина: Гаҗәп хәлгә калдым әле
Шаяру катыш.
Гаҗәп хәлгә калдым әле
Хәтта әйтергә оят.
Ничек итеп сөйләргә, дип
Йөримен күптән уйлап.
Беркөн шулай ай калыккач,
Кемдер ишекне кага.
Ялгыз кешенең нәрсә инде
Күңелне курку ала.
Тәрәз янына киләмен
Еракта берәү тора.
Бөтенләй шикләнеп калдым
Кем булыр, дим, я Хода.
Йөзен күрсәтмәгән була
Ерактан гына дәшә.
«Ишегеңне ач әле», ди
Ах, шайтан нәмәрсә!
-Син бит ялгыз, әйдә керт, ди
Сөйләшеп утырырбыз.
Исәнлегең ныгытырга, даруларың алу өчен
Икәүләшеп список тутырырбыз.
Сизеп торам, әнә ничек йөрәгең кага,
Даруларны күберәк эч.
Чиреңне исеңә төшерермен
Утырырбыз икәү кич.
Керт инде, урамда тотма.
Что- то кәефем начар.
Әгәр икәү бергә торсак,
Честное слово, дус-дошманнарың качар.
-Минем сине күргәнем юк
Исемең ничек, – димен
Әгәр юньле нәрсә булсаң,
Күз кысам, куймабыз, димен кимен.
Сабыр гына күзгә карап
Исемен әйтеп салды.
“КАРТЛЫК” диләр мине, диеп
Йөрәкнең ушын алды.
Әйдә, кыланып торма, диеп
Күз кыса теге зәхмәт.
Шунда конкреп әйтеп салдым:
-Картлыктан башка да, җаным,
Яшәүләре бик рәхәт!
Гөлфия Шәйдуллина, Шөгер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев