Гөлнара Сабирова: Муса Җәлил истәлегенә бәйге ачылышында илне яклаучыларны күрсәтәсе килә
2-3 февраль көннәрдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үтәчәк «Ватаным Татарстан» гамәлгә куя торган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры ачылышы тематикасы махсус хәрби операция белән бәйле булачак.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова хәбәр итте.
«Быел турнир өченче тапкыр Казанда уздырыла. Безнең редакция өченче тапкыр бәйгенең рухи эшчәнлеге өчен җавап бирә. Узган ел ачылыш тантанасы рух ныклыгы турында иде. Быел без илдәге сәяси вакыйгаларны читләтеп үтә алмыйбыз. Ачылыш махсус хәрби операция белән дә бәйләнәчәк. Чөнки көрәшчеләр арасында да илебезне яклаучылар шактый. Безнең аларны да күрсәтәсебез килә. Муса Җәлил үзе батыр булган кеше. Без бүгенге батырлардан Муса Җәлил батырга хат язарга уйлыйбыз», – диде Гөлнара Сабирова.
Шулай ук, ачылыш тантанасында Гаилә елы да билгеләп үтеләчәк. «Батырлык – ул буыннан-буынга күчеп килә торган әйбер», – ди Гөлнара Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев