Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Грипптан прививка ясатырга соңга калучыларга нәрсә эшләргә икәнен аңлатканнар

Вакцинация кампаниясе төгәлләнде, әмма индивидуаль тәртиптә прививка ясату мөмкинлеге бар. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Бүгенгә халыкны массакүләм вакцинацияләү эше төгәлләнде. Илдә яшәүчеләрнең 52,2%ы прививка ясаткан. Зур сан бу. Табиб кушуы буенча яки үз теләге белән прививка ясатырга ниятләүчеләр бу мәсьәләне индивидуаль тәртиптә хәл итә ала”, – дип аңлаткан Попова журналистларга.

Кичә мәгълүм булганча, Татарстан халыкны грипптан вакцинацияләү рейтингында 66 нчы урынга чыккан. Узган атнада республика Роспотребнадзор рейтингында 78 нче урында булган.

Сүз уңаеннан, республикада, аеруча балалар арасында хастаханәгә салу очраклары арта.

https://vatantat.ru/2022/12/99260/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев