Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гыйнварда аванс бик аз булды. Ни сәбәпле?

Россия компанияләрендә гыйнвар ае өчен аванс түли башладылар. Хезмәткәрләрнең күбесен аванс күләменең алдагы айларга караганда кимрәк булуы гаҗәпләндергән.

Чынлыкта, 2023 елның 1 гыйнварыннан НДФЛ түләү кагыйдәләре үзгәрде. «Российская газета» шул турыда яза.

«Ачыклык өчен мисал китерәм. Хезмәткәрнең оклады 40 000 сум тәшкил итә. 13 процент керем салымын алганнан соң (бу 5200 сум), ул «кулга» 34 800 сум ала. Элегрәк аңа 16 мең аванс һәм 18 880 сум хезмәт хакы бирелде (40 000 –  16 000 аванс – 5200 бер ай эчендә барлык хезмәт хакыннан алынган керем салымы).

Хәзер исә хезмәткәргә 13920 сум күләмендә аванс түләнә – былтыргыга караганда азрак (шул ук 16 000, әмма керем салымы сыйфатында 2080 сум акчаны тотып калып) һәм 20880 сум күләмендә хезмәт хакы биреләчәк. Аерманы менә шушында өстиләр.

Нәтиҗәдә, хезмәт хакы узган елдагыга караганда күбрәк килеп чыга (24 000 – 3120 керем салымы буларак). Тик тулаем нәтиҗәдә хезмәткәр шул ук 34 800 сумын ала», – дип санады юрист.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/gyynvarda-avans-bik-az-buldy-ni-sbple

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев