Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәвәскәр артист Рәшит Ихсановның таланты нәселдән килә

Көр тавышы белән Шөгер һәм Урдалы авылларында яшәүчеләрне генә түгел, районыбыз халкын үзенә гашыйк иткән һәвәскәр артист Рәшит Ихсановның җырга-моңга сәләте нәселдән килә.

Рәшитнең Фәссах бабасы турында әти-әниләреннән  ишетеп калган  истәлекле вакыйганы, Урдалының олы яшьтәге кешеләре  әле һаман искә төшереп сөйлиләр.

1940 нчы елның җәендә, фин сугышыннан туган авылына  җәяүләп кайтып баручы Фәссах, авыл күренергә берничәйөз километр кала, моңлы тавыш белән кычкырып җырлап җибәргән. Әллә кайдан, ерактан килгән моң иясе үзе күренмәсә дә, авыл хатыннары җырлаучыны танып алып, йөгерешеп аның тормыш иптәше Мөсәббиха янына килгәннәр: “Фәссах фин сугышыннан кайта – каршыларга чык, тавышы авылга кайтып җитте инде,”- дип сөенче алганнар.

“Мин үземнең кайчан җырлый башлавымны хәтерләмим, чөнки үз –үземне белә башлаганда авыз эченнән генә көйләп йөри идем инде. Без үскәндә авылларда хәзерге сыман  мәдәният йортлары, микрофон, тавыш көчәйткеч  сыман нәрсәләр юк иде бит. Әмма бәхетебезгә гармун бар иде. Өздереп гармунда уйный белүче кешегә  хәзерге заманда да кызыгып караучы күп, ә ул вакытларда гармунчы – авылның зур мөлкәте сымак иде ул, - дип искә төшерә Рәшит.

Рәшит Ихсанов районыбызның Урдалы авылында туып-үскән.  Бүгенге көндә гаиләсе блән Шөгердә яши. Һәвәскәр җырчы өчен бу авылларның икесе дә бик якын, торган җире Шөгердә ул барлык бәйрәмнәрнең йөзек кашы, берсен дә калдырмыйча катнашып, үзлегеннән чыгып та авыл халкы өчен күңелле ял кичәләре оештыра. Ә туган җире Урдалыны бервакытта да читкә куймый, авылларның мәдәният йорты җитәкчеләре аның турында зур ихтирам белән сөйлиләр.

Лениногорскида һәм район буенча үткән  зур чараларга да аны бик теләп чакыралар. Хәзер инде үзен генә түгел, бәләкәйдән үзенә кушылып җырларга яраткан кызы Гөлинә белән. Әтисе Рәшит һәм бик матур тавышлы әбисе – фин сугышыннан җырлап кайткан Фәссах кызы Сания сыман, Гөлинә дә җыр сәнгатенә гашыйк. Әтиле-кызлы Ихсановлар дуэтын тамашачылар кайда да бик җылы кабул итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев