Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташ җырчы Илсөя Бәдретдиновага Түбән Камада безнең “Заман сулышы” газетын тапшырдылар

Кадерле истәлек.

Иске Шөгер авылында туып-үскән, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова һәм аның төркеме  бу араларда концертлар белән гастрольләрдә йөри. Күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә концерт куйдылар.

Элегрәк Лениногорск телевидениесендә, “Заман сулышы” редакциясендә корреспондент булып эшләгән Гөлназ Яббарова Түбән Кама шәһәренә яшәргә күчеп китте. Шулай да ул безнең яклар һәм безнең як кешеләре белән арасын өзми, хәбәрләшеп торабыз. Гөлназ да җырчының концертын күреп, карап кайткан.

Илсөя Бәдретдиновага бирелгән  газет гади генә түгел. Лениногорск районында чыгып килүче газетның 2019 ел, 19 июль  номеры ул. Әлеге санда якташыбызның  Шөгердә бик зурлап үткәрелгән концерты хакында язма урнаштырылган. Язма беренче биттән башланган, калган биткә дәвам ителгән. “ИБ-бәйрәм” ул чакта югары дәрәҗәдә, күп артистлар катнашында үтте, онытылмаслык тамаша булды ул.

Гөлназ Яббарова концертта газет тапшыруы хакында сөйли: “Мин “Заман сулышы”ның әлеге санын берничә ел менә үземдә сакладым. Һәм яраткан җырчыма шушы газетны бүләк итеп, тагын “ИБ-бәйрәм”гә барасы килә, оештырыгыз әле дигән ният белән бирәсем килде.

Шулай килеп чыкты: концерт барышында, Илсөя “Авылга хочу” җырын башкарганда, бер тамашачы аңа галош чыгарып бирде. Аннары җырда гәҗиткә кагылышлы сүзләр бар иде. Шул вакытта мин тиз-тиз сәхнәгә йөгереп диярлек чыгып, “Заман сулышы” газетын тапшырдым. Шулай бер җырда галош белән газетлы булды. Аннары җыр җырлап бетергәч, “О-о, бу бит Заман сулышы. Мин һәм Илфак Лениногорскида яшәгәндә шушы газетта эшләдек. Безнең иң беренче җырлар да редакциядә эшләгәндә языла башлаган иде”,  дип искә алды Илсөя”, – диде  Гөлназ.

Гөлназ әйтүенчә, газет чыннан да, җырчының  күңел кылларын тибрәткән, социаль челтәрдәге сторисында бүлешкән. “Бу бит хатирәләр уята торган мизгел” дип фото да урнаштырган.

Гөлназ скрин ясап, фотоны безгә җибәрде, анда Илсөя газет тотып тора. “Әле дә ярый газетны концертка алып барганмын, бик урынлы булды ул. Мин бик шат”, - ди Гөлназ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев