Якташ җырчыбыз Илсөя Бәдретдинова Иске Шөгердә Корбан ашы уздырды
Игелекле гамәле кабул булсын.
Менә берничә елдан бирле якташ җырчыбыз, Иске Шөгер кызы Илсөя Бәдретдинова туган авылында Корбан ашы уздыра. Корбан ашы дигәндә, килеп сыйланып утыруны гына күзалларга кирәкми.
Бу – авылдашларның күрешүе дә, аларның бер-берсенә карата булган мөгамәләсе дә. Эчтәлекле вәгазь тыңлап, күңелдә булган теләкләрнең кабул булуын теләп, кул күтәреп дога кылу – зур гамәл.
Корбан ашы мәҗлесенә Илсөянең беренче укытучысы – Гөлисә Вәсимовна Гимаева һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдалия Хәкимовна Ибраһимова килгән . Алар үз укучысы – Илсөя белән күрешүләренә шат иде. Шулай ук Илсөянең дә укытучыларына карата ихтирамы зурдан.
“Корбан ашына бик күп халык килде. Уллары СВОда булган әниләр дә бар иде. Шәһәр мәчетеннән
Гомәр хәзрәт килде. Коръән ашы башланганчы, мәчет әһелләре, мәчеткә йөрүче бабайлар тәкъбир әйттеләр. Шундый зур мәҗлес оештыруы өчен Илсөягә рәхмәт әйтәбез. Яратабыз, хөрмәт итәбез аны”, - ди Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова.
Илсөя үзе дә Лилия Мөкътәсимовна хөрмәт итә. “Мине бер сүздән аңлый ул. Лилия апа, шуны эшлибезме дисәң, шунда ук риза булып, эшлибез дип кенә тора”, - ди Илсөя.
Корбан ашы турында Гөлфия Шәйдуллинаның да фикерен тыңлыйк.
“Сый-хөрмәттән, нигъмәтләрдән табыннар сыгылып тора иде. Борынгы әбиләребез әйтмешли, "җәннәт ашлары". Кунаклар да бик күп килгән. Тирә-як авыл мәчетләреннән һәм Лениногорск мәчетеннән Гомәр хәзрәт тә кунак булып килгән. Гадәттәгечә, шушы зур бәйрәмнәрне оештыручы, башлап йөрүче авыл җирлеге башлыгы Лилия Мөкътәсим кызы мәҗлесне башлап җибәреп, сүзне Дамир муллага бирде. Гомәр хәзрәт үтемле, аңлаешлы итеп вәгазь сөйләгәннән соң, Корьән укыды. Сөбханаллах, дип тыңлап утырдык. Авылның уңган- булган авыл советы, мәдәният, китапханә һәм медпункт кызлары , шулай ук Илсөянең туганнары өстәл тирәсен карап, кунакларны сыйлап, очып кына торалар. Әллә каян күренеп тора: оештыру эшләре дөрес итеп куелган! Ә ризыклар урамда казан асып пешерелгән, искитмәле тәмле, телеңне йотарсың! Аның үз осталары бар”, - ди Гөлфия апа.
Корбан ашы мәҗлесе соңында Илсөя Бәдретдинова шушы бәйрәмне оештыручы авыл башлыгына Лилия Шиһаповага, җизнәсе Альбертка, апасы Люциягә, йөгереп торган пешерүче кызларга, килгән кунакларга рәхмәтен белдергән.
“Мәчеткә истәлек билгесе итеп кулдан эшләнгән зур шамаил тапшырган.. Аллаһы Тәгалә Илсөянең чалган корбаннарын кабуллардан кылсын, әҗер- сәвапларын насыйп итеп, ике дөньяның рәхәтен бирсен, улы Нариманның игелеген күрергә язсын. Аллаһының изге рәхмәте насыйп булсын сиңа Илсөя! Әмииин! “ – ди Гөлфия Вәлиевна.
фотолар: видеодан скрин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Нет комментариев