Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташ җырчыбыз Люция Мусинада шатлыклы вакыйга

25 март минем өчен аеруча истә кала торган көн булды, дип яза җырчы үзенең социаль челтәрендә.

Районыбызның Урдалы авылында туып-үскән җырчы Люция Мусинага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде. 25 мартта – Мәдәният хезмәткәрләре көнендә бүләкне аңа Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырган.

“Бу бүләкне бик шатланып һәм куанып кабул иттем.  Бу исем артында ничә еллар буе тырышып эшләгән хезмәтем, иҗатым, сәхнә, үз эшемә һәм тамашачыма булган чиксез яратуым һәм хөрмәтем тора.  Аллаһыма, әтиемә, әниемә, гаиләмә, якыннарыма, дусларыма рәхмәт,  ышанычыгыз, терәгегез һәм ярдәмегез өчен.
Аеруча ирем - Рөстәмгә рәхмәт, мине канатландырып торганы һәм терәк булганы өчен. Рәхмәт балаларыма- улым Айратка һәм  кызым Миләүшәгә. Шулай ук Татарстан җитәкчелегенә”, - дип язды Люция Мусина шәхси битендә. 
Әлбәттә, яраткан ташачысына да зур рәхмәтләрен җиткерә ул.

“Бу минем өчен гади исем генә түгел- ул зур җаваплылык, алга таба үсәргә, иҗат итәргә һәм үземнең иҗатым белән бүлешергә көч бирүче зур этәргеч тә булып тора”, - ди Люция ханым.

Күптән түгел ул ире – Рөстәм Закиров белән Урдалы авылында узган Нәүрүз бәйрәмендә катнашканын хәбәр иткән идек.
Якташыбыз белән горурланабыз, зур исем алуы белән котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз. 

Люция Мусина – татар эстрадасында үз исемен булдырган җырчы. Тыйнак, гади генә. Кечкенә чагында  Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимоваларның җырларын тыңлап үсә. Җырчы һөнәре — балачак хыялы. 

Әтисе – җитәкче урыннарда эшли, әнисе хисапчы булган. Кызганыч, Урдалы авылында хәзер әтисе дә, әнисе дә юк инде. 

Люция Мусинаның ире – шулай ук танылган җырчы Рөстәм Закиров. Хәзер алар гаилә концертларын тәкъдим итәләр. 

Уллары Айрат И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесында  укып чыккан. Армиядә Мәскәүдә хәрби частьның оркестрында уйнаган. Ул – үзенчәлекле музыкант. Саксофон белән сәхнәдә төрле хәрәкәтләр башкара. 

Кызлары  Миләүшә, Казан музыка училищесында укыган, озын көйле халык җырларын өйрәнеп, бәйгеләрдә җиңү яулаган. ГИТИСка читтән торып укырга кергән, театрга эшкә урнашкан. 

 

фото: Л. Мусинаның шәхси битеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев