Якташыбыз Ләйсән Гыйльманова: «Ныклап торып шигырь язуым мәктәп елларында булды»
Телне саклау, югалтмау – гаиләдән килә.
Безнең ике кызыбыз да татарчаны яхшы белә. Өйдә татарча аралашабыз, ди Ләйсән Гыйльманова.
Әлбәттә, күңелендә булган хисләрен ак дәфтәр битенә үз телендә шигырь юлларына тезгән Ләйсән ике кызында да телгә мәхәббәт уяткан. Кызлар кечкенәдән үк татар әкиятләрен тыңлап үсә. “Кич белән йә мин, йә әтиләре сөйли әкиятне. Яисә алар үзләре “Алиса”дан татарча әкият сорыйлар. Хәзер бит мөмкинлекләр бар. Гаиләдә ике телне: татар-рус телләрен тигез алып барабыз”, - ди ул.
Ләйсән Гыйльманованы “Чишмә” берләшмәсенә яңарак кына килеп кушылды. Аны берләшмә җитәкчесе Таһир Шәмсуаров әдәби берләшмәгә чакырган. Ул шигырьләрен 6-7нче сыйныфларда яза башлый. “Башта мин аны шигырь дип уйламый да идем. Башыма уйлар килеп китә дә, язып куям. Аннары икенче көнне тагын өстим. Ул шигырьләрне беркемгә дә күрсәтмәдем. Оялганмындыр инде. Алар бик зур да түгел иде, 2 йә 3 куплетлы”, - дип искә ала Ләйсән мәктәп елларын.
Ул үзе – Бәкер авылы кызы, Иске Иштирәк мәктәбендә укыган. Аның әйтүе буенча иншаларны да рәхәтләнеп, күп итеп яза торган булган. “Хәтерлим әле, укытучыбыз Мөнирә апа: Ләйсән булды, булды дип туктата иде мине. Изложение исә авыррак бирелде. Анда бит билгеле бер кысалардан чыгып китеп булмый. Ә миңа фикерләрне, хисләрне белдерергә кирәк булгандыр. Шунлыктан иншалар язарга ярата идем”, - ди Ләйсән Рафис кызы.
10-11нче сыйныфны Зеленая Роща мәктәбендә тәмамлый һәм язмышын медицина буенча бәйли. Башта Әлмәттә яшәсәләр, соңрак гаиләсе белән Лениногорскига кайтып урнашалар. Монда хатын-кызлар консультациясендә эшли, әлегә икенче кызы белән декрет ялында.
“Минем 50ләп шигырьләр язылган. Ныклап торып шигырь язу мәктәп елларында булды. Студент чакта уку, имтиханнар белән үтте. Гаиләле булгач, башка тормыш башлана. Илһам килергә җай чыкмый”, - ди Ләйсән елмаеп. “Шигырь – ул күңел халәте, кайчан тели, шулчак языла”, - дип тә өстәп куя.
Кая бара тормыш
Йә Ходаем, кая бара тормыш!
Ни кылалар шушы бәндәләр.
Дөнья белән ярышамын диеп,
Һәлак була күпме адәмнәр.
Күз яшьләре, кайгы-хәсрәт дисең
Урап узмый шунда ичмасам.
Иртә белән торгач шөкер кылам,
Күзне ачтым, раббым, мең рәхмәт.
Булганына шөкер кыла бел дип,
Әйтә иде миңа әбием.
Бу дөньяда кунак кына ич без
Беребез дә мәңге түгел без.
Балачак мизгелләре
Балачактагыдай үткен күңел
Әкияткә килә чумасы.
Әллә нишли йөрәк, дулкынланып тибә,
Күбәләктәй килә очасы.
Матур тормыш, искитмәле дөнья
Рәхәтлеген тоеп калыгыз.
Бу дөньяда без бит мәңге түгел.
Булганына шөкер кылыгыз.
Зур утраулар, байлык, горурлык та
Кала бит ул сөйләр сүз булып.
Йөзебездә булган мәхәббәтне
Жәлләмичә яшик дус булып.
Туган-туганны да күрми хәзер
Күрше-күршегә дә бик керми,
Аккан сулар кебек уза гомер,
Шул вакытта бер дә сизелми.
Искә төшә гомер узган саен
Акыл керә инде соң булгач.
Үткәннәргә кайту мөмкин түгел,
Киләчәгебез зая үтмәсен!
Ләйсән Гыйльманова
фото: гаилә альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев