Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Мирза Мифтаховның Җиңүгә таба юлы

Бик күп совет солдатлары кебек, минем бабам да Бөек Ватан сугышы елларында илебезне немецлардан азат итү өчен көрәшкән.

Бабай – Мирза Зәки улы Мифтахов 1924 елның 20 июнендә Лениногорск районы Юлтимер авылында гади крестьян гаиләсендә туган. 1942 елның 19 августында ул авылдашы Хәбиров Миңлебай, Ильясов Әкдәс, Гыйльметдинов Габделхак, Васби Зыя, күрше Сугышлы авылы егетләре – Камалов Зыя, Спиридоновка авылыннан Михайлов Иван кебек үк, фронтка алына. Алар бергә Мәскәүгә кадәр баралар, аннары аларны төрле фронтларга җибәрәләр.

    1942 елның декабренә кадәр бабай яшь сугышчы курсын Ивановск өлкәсенең Шуя шәһәрендә үтә. Анда ул корал белән эш итәргә, окоплар казырга һәм башка сугышта кирәкле һөнәрләргә өйрәнә. Шул ук  елның декабрендә аны Горький шәһәренә җибәрәләр, анда ул “Катюша” хәрби машинасының төп эш принциплары белән таныша. Катюша системасы М-31 дип атала, снарядларның авырлыгы 105 кг, шуңа күрә аларны дүртәү күтәреп барырга туры килә,киемнәр снарядлар ташу аркасында бик тиз туза иде, дип искә ала иде бабай. Аннан соң ул  Мәскәү шәһәренә шоферлар курсына юл ала. 

    Курслардан соң Мирза Закиевич гамәлдәге көнбатыш фронтына Белоруссия белән янәшә Йельня шәһәренә 7 нче гвардия дивизиясенә җибәрелә. Чигенүче немец гаскәрләрен кысрыклап, Орша шәһәре ягына таба юл алалар. Алга таба Шталупинин, Лумбинин, Тапиау шәһәрләре аша барып, Бөек Җиңүне Кенигсберг шәһәрендә каршылый. Монда  1947 елга кадәр сугышта зыян күргән “Катюша”ларны, техниканы ремонтлаган.     

    1947 елның 11 апрелендә, эшкә барганда, велосипедта килгән капитан: “1924нче елгылар – өйгә”, - дип кычкыра.  “Шатлыкның чиге юк иде”, -  дип искә төшерә бабам. Юл уңае алар өчәү –  Әлмәттән Зарипов Вагыйз, минем бабам һәм тагын бер шофер өч “Катюша” системасын Мәскәүгә кадәр озата кайтырга тиеш була әле.  Өйгә кадәр Келәүле станциясеннән 60 чакрым чамасы җәяү кайткан.

    Сугыштан соң туган авылында бригадир булып эшләде, аннан сигез ел авыл советы рәисе урынында хезмәт итте, алга таба ЗАВ-20дә бодай чистартты. Пенсиягә чыккач, ике ел газ оешмасында эшли, туган авылын газлаштыруда актив катнаша. 1992 елда Юлтимер авылында мәчет төзелә башлый, 1995 елда ачыла. Шул ук елны бабам Казан шәһәрендә гарәп теле курсларын тәмамлый һәм 2019 елга кадәр  имам булып торды.

    Мирза Зәкиевич  «Батырлык өчен» медале  белән 1944 елның 5 августында һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән 1985 елның 6 апрелендә бүләкләнә. 2020 елның 9 июлендә 96 яшендә вафат булды. Мин бабам белән горурланам! Ул бөтен сугышны узып,исән-сау әйләнеп кайтты. Сугыштагы һәр солдатның тарихы – ил тарихы.

 

Римма Сафиуллина,  Лениногорск шәһәре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев