Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз, нефть тармагында беренче бораулаучы хатын-кыз - Нурсинә әбигә 105 яшь тулды

Ул хәзер Әлмәттә яши.

Әлмәттә нефть промышленносте ветераны Нурсинә Сөләйманова 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Әлмәт районы башлыгы урынбасары, социаль яклау хезмәте вәкилләре килде. Шулай ук юбиляр Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммаларын да алды. «Әлмәт таңнары» шул хакта яза.

Юбиляр Әлмәт районында иң өлкән озын гомерле хатын-кыз. Нурсинә Сөләйманова Татарстанда нефть чыгару башлангычында тора. Фидакарь хезмәте өчен күп медальләр һәм Рәхмәт хатлары бар. Бүген ул әни, ике оныкның һәм 4 оныкчыкның дәү әнисе.

«Нурсина Гыйләҗ кызы безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора!», - дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Нурсинә Сөләйманова Тимәштә туа. Бик иртә әти-әнисен югалта, ятимлектә үсә. Никадәр авырлык күрергә туры килә, тик ул сынатмый. Нефть тармагында эшчәнлеген 1942 елда башлый. Ул  “кара алтын”ның табылуын эчке тоемлавы белән сизгән, үз күзләре белән күргән. Ул эшләгән бригада Гариф Хәмидуллин җитәкчелегендә Шөгер ятмасының беренче скважинасын бораулый, нефть табалар. Шуннан Татарстан нефтенең башлангычы тарихка кереп кала.

фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев